Городская детская библиотека - филиал № 37

«Сагышлы каләм»

Әңгәмә-дәрестә укучыларны, язучыбызның  чын  мәгънәви  тирәнлеге  һәм  ихласлыгы  белән  җәлеп иткән, фәлсәфи-символик эчтәлекле шигырьләре белән танышырдык. Дәрдмәнд поэзиясендә туган ил тойгысы тирән драматизм белән сугарылып, үзенең лирик нечкәлеге, сагышлы моңы белән гәүдәләнеп тора. Сөйләм барышында тормыш юлын, иҗатын чагылдырган презентация күрсәтелде.   Язучының иҗатында төп тема – Ватан, милләт, туган тел язмышы. Шушы темага багышланган шигырьләре тәкъдим ителде.  Дәрдемәнднең шигырьләре үзгә бер моң, матур, килешле яңгырашы, фикер–хисләренең тирәнлеге белән аерылып тора. Укучылар, шагыйрьнең шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.