Городская детская библиотека - филиал № 37

"Түбән Кама репортажы"

  7нче ноябрь көнне "Буревестник" яшьүсмерләр клубында "Түбән Кама репортажы" дип исемләнгән чара үтте.
 Балалар игътибарына «Китап галәме буенча сәяхәт» күргәзмәсе тәкъдим ителде. Клуб балалары белән без шәһәребезнең урамнары, скверлары, парклары буйлап «йөрдек».Без, Түбән Кама шәһәренең беренче төзүчеләрен, урам исемнәре аталган кешеләрен искә төшердек. Балаларга шундый кыска вакыт эчендә шәһәребезнең үзгәрүе кызыклы булды. Укучылар кызыксынып тыңладылар, сораулар бирделәр. Соңыннан балалар Түбән Кама язучыларының: Н.Мирхазова, М. Логинова, А. Әхмәтова, Р. Вәлиеваның һ. б. шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар.