Городская детская библиотека - филиал № 37

"Бердәмлек -ул тынычлык һәм дуслык"

Бүген 33 нче урта мәктәпнең икенче сыйныф укучылары өчен "Орбита" яшүсмерләр клубында "Бердәмлек - ул тынычлык һәм дуслык"дип исемләнгән патриотизм дәресе үткәрелде. Балалар зур кызыксыну белән бу бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат тыңладылар. Шулай ук Л.Толстойның "Отец и сыновья" мәсәлен укыганнан соң, үзара дуслык турында сөйләштеләр һәм бирелгән барлык сорауларга актив җавап бирделәр.