Городская детская библиотека - филиал № 37

"Монда балалар килә, бөтен дөнья турында белергә"

22 октябрь көнне 33нче мәктәпнең 2"а", 2"б" сыйныфы укучылары 37нче балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар."Биредә китаплар яши" - экскурсия әнә шундый сүзләрдән башланды. Абонемент китапханәчесе балаларны ачык йөз белән каршы алды һәм китап дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим итте. Балаларны китаплар һәм журналлар, шулай ук китап күргәзмәләре белән таныштырдылар. Алар китапханәгә әти-әниләре белән килергә сүз бирделәр