Городская детская библиотека - филиал № 37

"Укучының мәдәни көндәлеге"

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан ТР Президенты Рөстәм Миннеханов ярдәме белән тормышка ашырыла торган мәдәни-мәгариф проекты "Укучының мәдәни көндәлеге". Проектның максаты - балаларны һәм аларның әти-әниләрен мәдәният учаклары, республиканың тарихи-истәлекле урыннары белән таныштыру, укучыларны рухи яктан баету, патриотизм хисе тәрбияләү һәм төрле мәдәни чараларда катнашырга мөмкинлек бирү.

Шуңа күрә, безнең китапханәчеләр дә бу кысада актив катнаштылар. 14 нче лицейда 1 нче сыйныф укучылары өчен "Мәдәни дәрес" үткәрделәр. "Укучының мәдәни көндәлеге" ярдәмендә балалар күңелгә ошаган шөгыль табып, шулай ук сәнгатьнең төрле өлкәләрендә ясаган ачышларын, ирешкән уңышларын, концерттан алган тәэсирләрен, музейга баруларын, мәдәни чараларда катнашулары турында дусларына сөйли алалар.