Городская детская библиотека - филиал № 37

"Тылсым иясе"

Татарстан китап нәшриятенең 100 еллык юбилее һәм шагыйрь Рәшит Бәшәрнең 70 еллык юбилее уңаеннан 33нче мәктәпнең 4 нче сыйныф укучылары өчен әдәби сәгать үтте. Шагыйрьнең балаларча самими, күңелле, юктан да кызык табып көлеп йөрүдән туймаган, сөйләшкәндә үткен, туры сүзле тормыш юлы һәм иҗаты укучыларда кызыксыну уятты.
 Р.Бәшәрнең шигырьләрендә балалар шук, чая һәм аларны ниндидер кысаларга бикләп куеп булмаганы белән таныштык. Авторның шигырьләреннән җылылык бөркелеп тора һәм матурлык иленә алып китәсе килә. Р.Бәшәрнең һәр шигыре могҗизалы бер дөнья. Анда нәзберек "Ак байтал" диңгездә тирбәлгән "Ак җилкән", кояшка сөенеп туймаган "Ак шәһәр" турында китапларыннан укып белдек. Авторның «Нәни кунаклар» китабыннан «Төшке аш» хикәясен укып фикер алыштык.