Городская детская библиотека - филиал № 37

"Синең сәламәтлек календаре"

Кеше сәламәтлеге, сәламәт яшәү рәвеше – балалар бакчалары, мәктәп хезмәткәрләрен генә түгел, китапханә белгечләрен дә борчый торган мәсьәлә. Шул уңайдан бүген 33нче мәктәптә, 1 «Е» сыйныфында «Синең сәламәтлек календаре» дип исемләнгән чара үткәрелде.
Балаларга «Гигиена шәһәре», «Витамин», «Көн режимы», «Спорт», «Зарарлы гадәтләр» дип аталган станцияләре булган "Сәламәтлек иленә" мавыктыргыч сәяхәт кылырга тәкъдим ителде. Чара барышында балалар «Сәламәтлекне сатып алып булмый – аны акылың бүләк итә» дип исемләнгән конкурста катнаштылар. Сәламәтлек турында шигырь тыңладылар; сәламәтлек турында мәкальләр искә төшерделәр, «Сәламәтлек чәчәге» таҗларын җыйдылар; «Физминутка» үткәрелде. Шулай ук, күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан К.Чуковскийның «Айболит», «Федорино горе», «Мойдодыр» китапларыннан иң мөһим юлларын укып карадылар. 
Балаларга ни өчен сәламәтлек һәм аны ничек сакларга кирәклеген җиткергәнбездер дип ышанасы килә!