Городская детская библиотека - филиал № 37

"Мәдәният көндәлеге"

33 нче урта мәктәптә ел саен үткәрелә торган Мәдәният дәресләре  старт алды. Беренче сыйныф укучыларына Түбән Кама, Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләре мәдәният учреждениеләре, архитектура һәйкәлләре турында җентекләп сөйләдек. Мәдәни көндәлекне игътибар белән караганнан соң, тәкъдим ителгән конкурста актив катнашырга рухланып, көндәлекне даими һәм пөхтә итеп тутырырга булдылар.
Балалар мәктәп китапханәсе буйлап виртуаль сәяхәт кылдылар, ТАССРның 100 еллыгына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү тыңладылар, сүзлек запасын формуляр, кафедра, абонемент, уку залы, китап саклау урыны кебек терминнар белән тулыландырдылар.