Городская детская библиотека - филиал № 37

Укытучылар көне барыбыз өчен

7 нче октябрь көнне «Орбита» яшьүсмерләр клубында Укытучылар көненә багышланган чара узды. Балалар игътибарына «Укытучылар көне - 5 октябрь» дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Катнашучылар күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар буенча анонс-сәяхәт ясадылар. Укучылар әңгәмәдә актив катнаштылар, сорауларга җавап бирделәр, укытучылар турында шигырьләр укыдылар, аларның игелеге, кайгыртучанлыгы турында сөйләделәр. Әлеге чара ярдәмендә балалар китапханәсенә бару артты.