Городская детская библиотека - филиал № 37

«Урман сукмаклары буйлап»

Балаларны табигатьне яратырга кечкенәдән өйрәтергә, хайваннарга һәм үсемлек дөньясына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә безнең китапханәдә «урман сукмаклары буйлап» дип исемләнгән экологик дәрес үткәрелде. Чара барышында балалар презентация аша урман һәм урман хезмәткәрләре турында белемнәрен киңәйттеләр, "урман буйлап сәяхәткә чыктылар", кошлар, җәнлекләр тавышларын тыңладылар, табышмаклар чиштеләр, С.В. Михалковның «Прогулка» шигырен, М. М. Зощенканың «Бөек сәяхәтчеләр» хикәясеннән өзек укыдылар. Китапханәче балаларга урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, урман кешеләренең тормыш үзенчәлекләре турында сөйләде. Балалар, үз тәҗрибәләреннән чыгып үзләре дә күп сөйләделәр. Укучылар өчен «Криптограмма», «Отгадай» һ. б. уен кызыклы булды.
Шулай ук чарага мәгълүмати өстәл дә әзерләнгән иде, чөнки уңышлы сайлап алынган китап балаларга уңай йогынты ясый. Китап уку нәтиҗәсендә, алар әйләнә-тирә матурлыкны күрергә өйрәнә һәм аңа карата үз карашларын белдерә ала.