"Китап: үткәне, бүгенгесе, киләчәге"
14 нче лицейның икенче сыйныф укучыларына китапханә буенча экскурсия үткәрелде. Балаларга китапханә эше һәм аның бүлекләре турында җентекләп сөйләнде. Балалар китаптан файдалану, китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, китапханәче һөнәре турында искә төшерделәр. Укучылар "Яңа китаплар патшалыгында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Тәкъдим ителгән басмаларны кызыксынып карадылар.