Городская детская библиотека - филиал № 37

"Нәниләргә могҗиза"

 33 нче балалар бакчасында зурлар төркеме белән “Нәниләргә могҗиза” дип исемләнгән “Ел китабы -2018” гә кергән яңа китаплар белән, танып – белү сәгате уздырылды.
Китапханәчеләр балалар белән бергә шигырьләр иленә сәяхәт иттеләр. Р.Сәлахиевның “Мин болай тырыш малай”, И.Миңнуллинның“Балыкчы үрдәк”, Ф.Җамалетдинованың “Тешле карандаш” һ.б., матур, эчтәлекле шигырьләре белән таныштырдылар. Чараны “Көзге”, “Төлке һәм тавыклар”. “Яфракны кем тизрәк җыя” уеннары белән дәвам ителде.