Городская детская библиотека - филиал № 37

"Бу синең һәм минем урам."

"Кеше дөньяга туа һәм Ватаныбызның иң кыйммәтле байлыгын мирас итеп ала. Без Түбән Камада тудык, һәм без түбәнкамалылар булуыбыз турында горурланып сөйлибез".

Әңгәмә барышында "Гренада", "Небо", "Буревестник" яшьүсмерләр клублары балалары шәһәребезнең тарихи үткәне, истәлекле урыннары, мәдәни һәм табигый объектлары , аны таныткан кешеләре белән таныштылар. Шулай ук укучылар  танылган урамнарыбызның рәсемнәреннән пазлларны бик теләп җыйдылар. Хәзер һәр бала шәһәрдә күпме урам барлыгын белә, үз урамының тарихы турында сөйли ала һәм шәһәр тарихы турында алынган мәгълүматларны саклап калырга тырышачак.