Городская детская библиотека - филиал № 37

"Дуслык-ул могҗиза"

Баланы дус булырга өйрәтергәме? Әлбәттә, әйе! Һәр көнне сабый әхлак, игелек һәм мәхәббәт үрнәкләрен күрә. "Көзге игелек атнасы-игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН» акциясе кысаларында безнең китапханәчеләр 15нче балалар бакчасында "дуслык-могҗиза ул"  библиомозаикасын оештырдылар. М.Пришвинның «дуслар ничек танышалар» әкияте геройларының үз-үзен тотышы турында фикер алышу салмак кына «Просто так» мультфильмын карауга күчте. Библиомозаиканың чираттагы өлеше танылган «Дуслар җыры» астында күңелле бию белән үтте. Балалар өчен, иң ошаганы китапханәдән кунакка килгән китаплар булды.