Городская детская библиотека - филиал № 37

"Түбән Кама зарисовкалары", " Син минем йөрәгемдә, Татарстан!"

Һәр кешенең үз яраткан шәһәре бар.  Иң кадерле хатирәләр   балачак белән бәйле. Яраткан шәһәр... Бу шәһәр бик зур да һәм миллионер шәһәр дә да булырга тиеш түгел. Ул кечкенә генә шәһәрчек булырга мөмкин. 30 нчы август көнне Г.Тукай паркында китапханәчеләр Түбән Кама шәһәре көненә багышланган интеллектуаль уен һәм мастер - класс үткәрделәр. Балалар шәһәребезнең истәлекле урыннарын сурәтләгән пазлларны мавыгып җыйдылар. Шәһәребезнең истәлекле урыннары турында бик кызыксынып тыңладылар.

Шулай ук бу көнгә бәйле Татарстан Республикасы көне дә туры килә. Шул уңайдан "Син мине йөрәгемдә,Татарстан"дип исемләнгән мастер-класс үткәрделәр. Балалар,Татарстан картасы рәвешендәге ясалган әзер шаблоннарны флаг төсенә буядылар.