Городская детская библиотека - филиал № 37

«Данга күмелгән безнең флаг »

22 август көнне "Орбита" яшьүсмерләр клубында "Данга күмелгән безнең флаг"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар Рәсәй флагы тарихы, герблар, гимн турында бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.  Алар Рәсәй флагының символик әһәмияте белән таныштылар, башка милләт вәкилләренә карата толерантлык турында сөйләштеләр. Укучылар Рәсәй турында шигырьләр сөйләделәр.