Городская детская библиотека - филиал № 37

«Воображение» студиясы кунакта

Балалар бакчасының спорт мәйданчыгында (open-air) мәктәпкәчә яшьтәге балаларга К.Чуковскийның «Мойдодыр», «Айболит», «Путаница» әсәрләре турында сөйләделәр. «Воображение» китап театрында шөгыльләнүче балалар     «Путаница» әкиятеннән эпизод тәкъдим иттеләр.  Алар тирә-юньне сагалап торучы куркынычлар турында фикер алышуда бик теләп катнаштылар. Студиячеләр үзләре ясаган хайван битлеклерен киеп, аларның кыланышларын тәкъдим итеп һәм әкияттән килеп чыккан хәлне бик кызык һәм аңлаешлы итеп сүрәтләделәр. Әлеге чара барлык балалар һәм өлкәннәрнең игътибарын җәлеп итте,  катнашучыларның санын арттырды, аларга балалар китапханәсе рекламасы бирелде.