Городская детская библиотека - филиал № 37

"Андый булма" наркомания белән көрәш көненә

Безнең тормышта бәяләп бетергесез бәхет-сәламәтлек. Аны саклау шактый дәрәҗәдә үзебездән, безнең караштан тора.
25 июнь көнне безнең китапханә Халыкара наркомания белән көрәш көненә багышланган "Андый булма" дип исемләнгән акциясендә катнашты.
Чарада наркотиклар кулланучы кешегә куркыныч янау турында сөйләштек. Балалар наркотик бәйлелекнең нәрсә икәнлеген һәм наркотиклар куллануның чынбарлыгы турында сөйләшүгә актив кушылдылар, үзеңне бу зарарлы афәттән ничек саклап калырга кирәклеге турында сөйләштеләр һәм наркотик матдәләрне куллану, саклау һәм сату өчен җаваплылык турында белделәр. Рәсемнәр һәм плакатлар балаларның сәламәт яшәү рәвеше алып барырга теләүләрен раслый иде. Ахырдан балаларга белешмәлекләр һәм буклетлар таратылды.