Городская детская библиотека - филиал № 37

"Мин укыйм - дусларым укый"

Әңгәмә, уен һәм театральләштерелгән тамаша белән берләштерелгән комплекслы чара 33 нче мәктәпкәчә балалар бакчасында 10нчы төркем балалары белән узды. Китапханәче изге эшләр, һөнәрләр, китапханәләр һәм китаплар турында әңгәмә белән башлады. Файдалы һәм куркыныч үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар турында китаплар барлыгын ачыклап, К. Чуковскийның «Доктор Айболит» һәм «Мойдодыр» әсәрләренә күчтеләр. Медицина хезмәткәре көненә багышлап, нәниләр янына кунакка Айболит герое килде. Балалар, китапханәче башкаруында әкиятне бик игътибар белән тыңладылар, К. Чуковский әсәрендәге эпизодларны бик теләп сәхнәләштерделәр, "Мин табиб" уенын уйнадылар. Тәкъдим ителгән китапларны бик кызыксынып карап чыктылар.