Городская детская библиотека - филиал № 37

"Без Ватан рәсемен ясыйбыз" ("Россия көненә багышлап")

Россия Көне — 12 июнь - Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме. РСФСР Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул ителгән көнне 1992 елдан бирле ел саен билгеләп үтелә.
Илебезнең төп бәйрәме көнендә Г. Тукай ял паркында Ватан турында сөйләшү өчен балалар аудиториясен җыю күркәм традициягә әверелде. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Россиянең тарихы, мәдәни мирасы турындагы әдәбиятны популярлаштыру-китапханә эшенең үсеп килүче буын белән өстенлекле юнәлешләренең берсе.
Бу көнне балалар Россия символлары: гербы, флагы, гимны турында күп кенә яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Аларга гасырлар дәвамында гербның үсеш тарихы, флаг турында кызыклы фактлар, вакыт дәвамында ничек үзгәрүе һәм хәзерге триколор төсләре турында сөйләнелде. Ахырдан балаларга Россия флагын асфальтта яки кәгазьдә ясарга тәкъдим иттеләр, ә иң кечкенә катнашучылар әзер шаблонны буядылар. Чара бик кызыклы һәм мавыктыргыч үтте.