Городская детская библиотека - филиал № 37

Сабантуй 2019

Сабантуй — татар һәм башкортларда язгы кыр эшләре тәмамлануга багышланган, ел саен үткәрелә торган халык бәйрәме. Анда рус, удмуртлар, чуашлар, башкортлар белән янәшә яшәүче халыклар да катнаша.
Түбән Кама шәһәрендә Сабантуй бәйрәме ел саен «Ильинка» мәйданында үткәрелә. Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы бу бәйрәмнән читтә калмады һәм китап укучылары өчен ике мәйданчык оештырырга булды. Кунаклар китап күргәзмәләрен карадылар, ә балалар - традицион эстафеталарда һәм уеннарда катнаштылар: тавык йомыркасы белән йөгерү, капчык киеп йөгерү, аркан тартышу һ.б. милли чәк-чәк белән сыйландылар, татар халык киемнәрен киеп фотога төштеләр.