Городская детская библиотека - филиал № 37

"Укый торган Түбән Кама"

Бүген А. С. Пушкинның туган көнендә Г. Тукай  ял паркында «Укый торган Түбән Кама» әдәби фестивале узды. Бәйрәм китап  сөючеләрне һәм бик күп балаларны җыйды.
Тантаналы өлеш вакытында сәхнәдә китапханәләргә иң актив килүчеләрне бүләкләү булды. Аларга бүләкләрне  фестиваль кунаклары: Түбән Кама районы мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Олеся Шабанова, язучы һәм журналист Олег Лукошин, үзәк китапханә директоры Гөлназ Курмашева  тапшырды.

Паркта берничә әдәби мәйданчык оештырылган иде, анда һәр бәйрәм кунагы күңеленә хуш килгән шөгыль тапты. Балалар конкурсларда катнаштылар, шигырьләр укыдылар, табышмаклар чиштеләр, веер һәм битлекләр ясадылар, фотога төштеләр, яңа китаплар һәм журналлар белән таныштылар, җырладылар һәм биеделәр. Бәйрәм финалында призлар уйнатылды, алар арасында түбәнкамалылар туңдырма купоннары, пластик тәрәзәләр алуга сертификатлар, «Стрелок» пейнтбол клубына һәм «Тыква»антикафесына  сертификатлар таратылды.