Городская детская библиотека - филиал № 37

"Балалар көне"

29 нчы май көнне "Велики" паркында "Балаларны яклау көненә" багышланган микрорайон бәйрәме узды. Безнең китапханә "Геройны тап" дип исемләнгән әдәби викторина үткәрү белән һәм "Балалар көне" дип исемләнгән китап күргәзмәсе белән катнашты. Микрорайонда яшәүчеләр күргәзмәдә тәкъдим ителгән матур әдәбият белән бик кызыксынып  таныштылар. Шулай ук безнең китапханәгә 36 нчы,37 нче микрорайон территориаль иҗтимагый үзидәрә советыннан тыгыз һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек иткән өчен рәхмәт хаты тапшырылды.