Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Кыш озату"

3 нче март көнне Тоба мәдәният йорты каршында Кыш озату бәйрәме узды. Күрше авыллардан килгән кунакларыбызның матур җырлары исә бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Оста куллы кызларыбыз бәйрәмгә килүчеләрне кайнап торган самавырдан кайнар чәй һәм тәмле-тәмле коймаклар белән сыйладылар. Бәйрәм азагында бизәлгән атларда балалар урам әйләнде. Кышның язга бик бирешәсе килмәсә дә, яз үзенекен итә. Кояш үзенең җылы нурларын тагын да мулрак сибеп яз килүен белгертте.