Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Туган туфрак"

Әмирхан еники 
«Туган туфрак» 

Йомры гына туры ат кырын-кырын борылды да,юлга төшеп, вак адыммнар белән юыртып китте. Клараның гомерендә беренче мәртәбә диярлек ямь-яшел сусыл печән салган тарантаска утырып, атта баруы иде. Бик рәхәт булып тоелды аңа бу нәрсә. Җир якын, үләннәр якын, аттан тир һәм каеш исе килә,юк, бу әтисен йөрткән «Волга»дан поэтичныйрак иде. Әллә каян гына килеп бабасының: «Бар иде лә бәнем атларым,җигеп кенә чыга идем чаптарын»,-дип җырлавы исенә төшеп куйды. Әйе, бабасы мәрхүм дә кайчандыр бу юллардан менә шулай чапкан печән өстенә утырып, авыз эченнән җырлый-җырлый юырттырып узгандыр...Әлбәттә, узгандыр...