Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Әйтелмәгән васыять"

Әмирхан еники

"Әйтелмәгән васыять"

 

Үлем дә ашыга иде шикелле. Соңгы көннәрдә карчыкның хәле бөтенләй начарланып китте. Тын алуы бик авырлашты, кислород мендәреннән бер дә аерылмас булды. Бала шикелле тәмам кечерәеп калды, күзләрен дә инде йөртә алмый башлады.

Врачлар кызы белән киявенә карчыкның тиздән өзелеп китү ихтималын әйттеләр — торса, тагын бер арна-ут көн генә тора алыр, диделәр. Бу хәбәр аларда зур борчылу тутырды. Димәк, әсәй карчык китә!.. Һәм бик ачык, котылгысыз булып алларына килеп баскан бу гаять авыр, хәсрәтле үлем аларны тәмам аптырауга төшерде. Хикмәт шунда, үлем дигән нәрсә аларның өенә беренче мәртәбә керә әле, моңарчы аларның мондый фаҗигале хәлне күргәннәре дә, кичергәннәре дә юк иде әле... Борчылмыйча, уйланмыйча һич мөмкин түгел. Иң элек карчыкның үлеме балаларга бик авыр тәэсир итәчәк, куркытачак бу нәрсә аларны... Аннары мәетне юу бар, җыештыру бар, озату бар, ә алар үзләре бу эшләрнең тәртипләрен һич тә белмиләр. Кемнән эшләтергә, ничек эшләтергә боларны? Түбәндәге дворник хатыны Сәрбиҗамал апага әйтсәң, ул бик теләп боларның барысын да оештырыр иде... Юарга, кәфенләргә карчыкларын да табар иде, бәлки мулласын да чакырып китерер иде. Ләкин болар барысы да гаять мәшәкатьле эш бит, әллә ничек күңелсез эш. Кияве, бу хакта сүз чыкса, теше сызлагандай, чыраен сыта башлый. Мөселманча булсын дип әллә нинди карчыкларны, муллаларны үзенең квартирасына бер дә китерәсе килми аның. Килешми аның хәлендәге кешегә бу нәрсәләрнең берсе дә. Ничектер бүтән юл, бүтән чара табарга кирәк бу положениедән чыгар өчен...

Кияве белән кызы арасында шушы хакта берничә көн буена сүз барды. Гаять четерекле мәсьәлә турында алар мөмкин кадәр әдәп, такт саклап сөйләштеләр, ләкин шулай да ара-тирә үпкәләшеп, талашып та киткәләделәр. Хәер, асылда аларның фикерләре бер иде: карчык квартирада үлсә, бик авыр, бик күңелсез булачак.

 

Ахырда кияве әйтте: «Гөлкәй, бүтән чара юк, әбине больницага салырга кирәк,— диде.— Больницада әле аңа яхшырак та булыр, урын-җире чиста, врач көн дә карап тора, сестралар һәрвакыт янында, үзебез дә чиратлашып янына баргалап торырбыз... Нишлисең инде, үләргә булгач, кайда да барыбер... Аның каравы, балалар кадерле әбиләренең үлемен күреп, тетрәнеп калмаслар, куркып елашмаслар... Аннары больницада мәетләрне әйбәтләп юындырып, киендереп озатучы махсус кешеләр дә бар. Ә без үзебез монда нишли алабыз?.. Юк, иң яхшысы — больницага салу инде...»