Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Афган егетләре"

15 февраль - совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгара башлауга 30 ел. 
Әфган егетләре...Аларны тикмәгә генә шулай атамыйлар. Чөнки алар туган илгә кайткач та әфган егетләре булып калдылар. Алар ут-суны кичеп, язмышларына төшкән авырлыкларны, сынауларны бергә җиңеп чыгып, биредә дә бер-берсе белән элемтәне өзмиләр. 
Әфганстанның шомлы җилләре безнең Тоба һәм Үчкә авылын да урап үтмәде. Авылда туып үскән дүрт егетебезгә ул дәхшәтле көннәрнең шаһиты булып, гомерләрен куркыныч астына куеп ут астында йөрергә, дары исен иснәргә туры килә...
Изге бурычларын әфган җирендә хемәт итеп кайткан авылдашларыбыз: 
Альберт Нигматуллин 
Ильшат Фасахутдинов 
Альнур Һадиуллин 
Равис Шайхутдинов