Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

«Ел китабы– 2018».

«Ел китабы 2018» конкурсы буенча эш башладым.  Түбән Кама районы Үчкә авылында туып-үскән Түбән Кама шәһәрендә яшәп иҗат итүче Асия Сөнгат кызы Сафинаның “Карлыгач канаты”исемле шигырьләр җыентыгын китап укучыларыма тәкъдим иттем.

 1.Әлеге шигъри җыентык белән китапханәдә ачык киштә эшләп куйдым.

 2. «Туган авылым Тоба» - http://vk.com/club22791186; «Тубинская сельская библиотека филиал №35» группаларында да таныштырдым

3. Китап белән өйләрдә  йөргәндә дә Асия Сафинаның китабын тәкъдим иттем.