Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

“Гомернең алтын көзе”

1 октябрь көнне Тоба авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышлап әдәби – музыкаль кичә узды. Авыл үзәшчәннәре белән әзерләнгән бәйрәм кичәсендә китапханә дә читтә калмады. Өлкәннәрне бәйрәм белән котладым һәм Шәүкәт Галиевның “Озак яшәүнең сере”, Резеда Валиеваның “Әбине җәлләп кенә”, Бари Рәхмәтнең “Әби белән бабушка” шигырьләрен сөйләдем. Концерттан соң өлкәннәребез чәй табыны артында бәйрәмне дәвам иттеләр. Соңыннан күчтәнәч пакетлар өләшенде. Өлкәннәребез бик канәгать булып таралыштылар.