Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Оныта күрмә"

    8 май көнне яу кырында ятып калган һәм туган якка кайту бәхетенә ирешеп тә,сугышта алган яралардан һәлак булган авылдашларыбызны зур хөрмәт белән искә алу өчен Тоба авылы һәйкәле янында митинг узды. Митингка чакырып зур итеп белдерү язып элдем. Чакыру кәгазе язып өйләрдә йөреп митингка чакырып чыктым.

          

    Һәйкәл янында чыгыш ясауларын сорап берничә кеше белән алдан сөйләшеп куйдым (бәйрәмне мин- Камалиева А.С. алып бардым)

    1. Әтиләрен, абыйларын, туганнарын рәхимсез сугыш тартып алып, бик яшьли ятим калучы сугыш чоры балалары турында  Зуфарова Назия апа әйтеп китте.

    2. Мирдиянова Фәния апа “Сугыш ятимнәренә, тыл ветераннарына” (шигырьне мин бирдем) дигән шигырьне сөйләде.

    3. Авылыбыз мулласы 1-2 сүрә укып әрвахларга дога укыды.

Батырларны  бер минутлык тынлык белән искә алдык, һәйкәлгә венок һәм чәчәкләр куелды. «Рәхмәт Сезгә ветераннар» дигән фотокүргәзмә янына басып фотога төштек.

  4. Бәйрәмгә иң зур кунагыбыз, авылыбызның соңгы сугыш ветераны Хабибрахманов Минсалих  абый да килгән иде.