Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Рәфкать Кәрами "Йөрәгемне ут алган"

📚📚📚#ТобаАвылыКитапханәсе
#ЕлКитабы

Йөрәгемне ут алган

Кешенең бер җайга салынган, көйләнгән тормышы шул рәвешчә атналар, айлар, хәтта еллар буена дәвам итәргә мөмкин. Ләкин килә бер көн: кеше йә ниндидер шатлык-куаныч кичерә, йә кайгы-хәсрәткә дучар була, йә үзендә ниндидер үзгәреш күрә, йә ул табигатьтә әле моңарчы билгесез яңалык ача. Шуннан инде кеше дигәнең тормыш-яшәеш, аны чолгап алган мохит һәм... үзе турында ныклабырак уйлана башлый. Әйе, үзенең ни өчен дөньяга килүе, ни өчен яшәве һәм нигә үлүе турында уйлана башлый. Кешенең сөю-сөелүе, кылган гамәлләре хакындагы уйлар да тышка бәреп чыга. Ни өчен фәлән вакытта фәләнчә эшләгән дә төгәнчә эшләмәгән? Дөрес эш иткәнме, әллә хата җибәргәнме? «Адәм баласы хатадан хали түгел» дигән гыйбарәдән чыгып фикер йөркәндә, бу – һәркемгә хас нәрсәме? Ул хаталарны кайчан да бер төзәтеп буламы? Һәм, гомумән, аларны төзәтү кирәкме? Кирәк икән, ни өчен? Менә шундый мең сораулар, икеләнү-шикләнүләр туа кеше күңелендә.

#РәкатьКәрами
#КазанТатарстанКитапнәшрияты2022#повестьлар
#ЙөрәгемнеУтАлган