Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Яшел миля"

Тоба авылы китапханәсендә Стивен Кингның «Яшел миля» китабы буенча чара узды.

Роман беркемне дә битараф калдырмаячак күңелгә үтеп керерлек тарих турында. Бу китапта яхшылык һәм явызлык, бу дөньяның гаделсезлеге турында сөйләнелә.

Чарада китаптан өзекләр укылды,  фикерләр белән алышындык, фильмда булган вакыйгаларны искә төшердек, кроссворд чиштек.

Барыбызга да китапны укырга һәм фильмны карарга киңәш итәбез. Китапта фильмга кермәгән күп нәрсәне табарсыз.