Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Тукай дөньясы

#ТубинскаяСельскаяБиблиотека
#ТукайКөннәре

Тоба авылы китапханәсендә «Тукай дөньясы» дип аталган ачык киштә һәм китапларга күзәтү оештырылды. Анда Габдулла Тукайның матурлыкка, тырышлыкка, гаделлеккә һәм кыю булырга өйрәтүче акыллы һәм игелекле әкиятләре куелды. Балалар белән «Шүрәле», «Бала белән күбәләк»әкиятләрен укыдык. Соңыннан балалар кызыксынып укыганнарын сурәтләделәр.