Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Карап - укыйбыз"

«Пушкин картасы» федераль программасын тормышка ашыру кысаларында Тоба авылы китапханәсендә «Карап - укыйбыз» дип аталган әдәби кичә узды. Балалар кинематографиянең кыскача тарихы белән таныштылар. «Эт йөрәге» фильмы һәм Михаил Афанасьевич Булгаковның шул ук исемдәге әсәре буенча фикер алыштылар. Джеймс Дешнер «Лабиринтта йөгерүче» һәм Джон Рональд Руэл Толкинның «Хоббит» китаплары һәм фильмнары турында фикерләре белән уртаклаштылар. «Яраткан геройлар» викторинасында катнаштылар.