Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

#ЕлКитабы2022

Татарстан нәшриятларында басылып, ел дәвамында иң күп укыла торган китапларны билгеләү максатыннан һәр ел саен «Ел китабы» конкурсында республика китапханәләре дә катнаша. Даими рәвештә китапханәләргә яңадан яңа китаплар кайтып тора.
Тоба авылы китапханәсе «Ел китабы - 2022» бәйгесендә катнашучы китаплар белән танышу өчен китап сөюче дусларны китапханәгә чакыра.
Китапханәгә рәхим итегез! 📚📚📚