Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Рифкать Имаев "Кимсенмибез!.."

Кимсенмибез!..

Без, чыннан да, авылныкы,
Юк, кимсенмибез алай.
Без бит шушы урманнарда
Чикләвек җыйган малай.

Якын безгә һәр куагы,
Таныш монда һәр сукмак.
Ничә тапкыр ял ителгән,
Шушы урында туктап.

Чикләвекле куакларда
Көзләрнең бөтен яме.
Чыгар микән берәр истән
Шул чикләвекләр тәме.

Көзге урман, шыбыр – шыбыр
Чикләвек коеладыр.
Малай чагым әйләнер дә,
Кайтыр күк тоеладыр.

Сары гәрәбә – чикләвек
Җыйдым да кулларыма.
Көтәм аны, карый – карый
Тын урман юлларына.

Без, чыннан да, авылныкы,
Тик, кимсенмибез алай.
Без шушы җирне бизәргә,
Яшәргә туган малай.