Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Мария Логинова "Мин табигать баласы"

Мин табигать баласы

Мин үзем көзләрне яратам,
Тылсымлы җәйләрне сагынам.
Яз килсә, язларга сөенеп,
Кыш җитсә, кышларга табынам.

Авырлык башымны игәндә,
Мин кыштан горурлык аламын.
Боегып суынган көннәргә
Җәйләрдән җылылык саламын.

Ярты җан ак кышта калса да,
Мин үзем язларны яратам.
Чәчәккә күмелгән язларга
Җыелган шатлыгым таратам.

Күңелем язларда калса да,
Мин тагын көзләрне сагынам,
Сагышлы серемне сөйләргә
Зар елап каенга сарылам.

Бер алтын яфракка әйләнеп,
Әллә соң көзләрдә каласы?
Чөнки мин хисләрдә адашкан
Гап - гади табигать баласы!