Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Мария Логинова "Нигә каршы алмыйсың?"

Нигә каршы алмыйсың?

Капка төпләренә чыгып, әни,
Нигә безне каршы алмыйсың?
«Кайттыгызмы?» - диеп, сөенә - сөенә,
Чәйләр куеп, ашлар салмыйсың?

Җылы кулың белән биттән сыйпап,
«Исән яшисезме?» - димисең,
Һәр көн саен яратып кия торган
Матур күлмәкләрең кимисең?

Кем уйлаган әле,әни, син дә
Мәңге кайтмас җиргә китәр дип.
Син булмагач, газиз әниебез,
Өебезнең яме бетәр бит?!

Бакчадагы чия,алмагачлар
Язлар саен чәчәк атмаслар.
Язлар җиткәч, сөенеп кайткан
Сыерчыклар сине тапмаслар.

Син булмагач, әни, ничек итеп
Авылыбызга кайтып йөрербез?
Әти - әнисез салкын, буш өйләргә
Ничек итеп кайтып керербез?

Газиз әниебез җирдән киткәч,
Күктә яңа йолдыз кабынды.
Утлар сүнде өйдә, мич суынды,
Ишекләргә йозак салынды...