Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Мария Логинова "Аклый алсам икән"

Аклый алсам икән

Мин бәхетле үзем – улым, кызым
«Әни» диеп өзелеп торганда,
Аксыл башын кызым, ярдәм көтеп,
Иркәләнеп учка салганда.

Мин бәхетле әле өстәлемдә
Кисәремә икмәк булганда,
Яңа җәйнең яңа бәрәңгесе
Исе белән өем тулганда!

Миңа күп кирәкми бәхет өчен –
Тыныч яшәү җитә дөньяда,
Тулып ташый бәхет, чакырырдай
Туганнарым булса табынга.

Өмет өзмим әле, һаман уйлыйм
Җан тырмашып яшәү турында,
Гомер биргән өчен мин үземне
Аклый алсам икән дөньяда!