Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Салисә Гәрәева "Табигатьнең гади баласы мин"

Табигатьнең гади баласы мин

Табигатьнең гади баласы мин –
Бер каены, гөле, үләне.
Чәчләремне тарап, таң җилләре
Шул тырыда хәбәр сөйләде!

Ялан кырда үскән чәчәк кебек,
Кояш нурын эчәм көнозын.
Чылтыравын тыңлыйм чишмәләрнең,
Биек тауга менәм ялгызым.

Үткән елгы шиңгән яфракларны
Юри генә ачып карачы:
Яфрак асты саен гөжләп торган
Серле, ят бер тормыш табарсың!

Күзем алмыйм яшел үләннәрдән,
Кояш назлап торган чәчкәдән:
Таҗларына бал кортының җиңел
Аягыннан ширбәт чәчрәгән!

Чыклар ярып иртән суга төшәм.
Сукмагыма карыйм әйләнеп:
Гүя үзем шушы сукмак белән
Туган җиргә торам бәйләнеп!

Нинди бөек без яшәгән заман!
Нинди татлы гомер елгасы!
...Табигатьнең газиз баласына
Ватаны тик үги булмасын!