Салисә Гәрәева "Шигърият"
Шигърият
Шигърият ул сары сандугачның
Җыры гына түгел тирәктә.
Шигърият ул... акыл чамасының
Ярсып бәрелүе йөрәккә!
Ул – Җир тыны, ак каеннар моңы,
Карны ерткан уҗым кыягы!
Ул – акбүз ат, дала күкрәгендә
Йөрәк кебек тибә тоягы!
Ул – сүзсез җыр, күңел түрендәге
Бөреләнеп килгән хисләрем!
Ул – таң сере! Кояш! Җилкәсенә
Зәңгәр шәлен япкан кичләрем!
Шигърият ул - тургай кыңгыравы,
Кош канаты сызган ак юллар,
Һәм... без яшәп, сөеп, янып киткән
Саф мәхәббәт тулы ак еллар!
Ул – агымсу, чишмә чылтыравы,
Диңгез шавы, яңгыр биюе!
Мәхәббәт ул! Ефәк чәчләремә
Мин яраткан куллар тиюе!
Шигърият ул – Тормыш! Һәм аның да
Мәгънә тулы утлы мизгеле.
...Яшәешнең серен шигырь иткән
Минем кайнар йөрәк, билгеле!