Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Буыннар чылбыры өзелмәсен"

26 нчы февраль көнне Тоба авылы китапханәсендә «Ахирәтләр» клубы белән, «Буыннар чылбыры өзелмәсен» дип аталган әдәби кичә үтте. Кичәбез, халкыбызның рухын тәрбияләүдә буыннан-буынга тапшырылып килгән, изгелеккә, яхшылыкка өндәгән гореф-гадәтләребез арасында зур урын алган җыр сәнгатенә багышланды. Кеше тормышында җырның нинди әһәмият тотканын аңлау  өчен Ә.Еникинең «Кем җырлады» хикәясен укып чыгып, хикәягә анализ ясадык.

     Шулай ук, җыр турында сорауларга җаваплар, мәкаль-әйтемнәр, шагырьләрнең шигъри юллары кичәбезгә ямь өстәп, рәхәтләнеп ял итү сәгате дә булды.