Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Әрнү" Ногман Илһам

"Әрнү"

Туганым Илдар Муса улы Ногманов истәлегенә

Йөрәкләрне парә-парә итеп

Телгәләде синең язмышың.

Бу тормышның кайгы - хәсрәтеннән 

Шатлыклары әллә азмы соң?!

 

Яшәүнең бар ямен татыр өчен

Күтәрелер чакта үрләргә,

Тәкъдир сине аямыйча ничек

Салып куйды кара гүрләргә.

 

И әрнетә гомер кояшыңның 

Шулай иртә сүнеп баешы.

Күңелләзрне юаталамыни

Синнән калган солдат каяшы?!

 

Яшьлек эзең калган урам хазер

Исемеңне йөртә горурлап.

Тик һаман да үзең кайтырсың күк,

Кичләр саен дәртле җыр җырлап.

 

Күңелләрдә якты истәлегең 

Сакларбыз без мәңге туганым!

Лачын кебек синдәй егетләрен

Онытканы илнең юк аның!

                                    Ногман Илһам