Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

"Китап - тормыш көзгесе

Тоба авылы китапханәсендә «Китап- тормыш көзгесе» дип аталган тематик кичә үтте. Китапларның килеп чыгу тарихы белән таныштык. Китап турында табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр әйтелде, матур шигырьләр укылды.
Бүгенге компьютерлашкан заманда китап укучыларым булуы сөендерә. Кулыңа китап алып уку үзенә күрә бер ләззәт бирә. Китап укыган кешенең дөньяга карашы башка төрле. Китап - безнең бүгенгебез, киләчәгебез, киңәшчебез һәм ышанычлы юлдашыбыз