Әдәби марафон. 21 нче көн
#әдәбимарафон
#татарстанязучыларберлеге
#татнетныүстерүфонды
«Бала чакта, әле һаман истә... »
Бала чакта, әле һаман истә,
Бәйләгәндә әнкәм кырда көлтә,
Кул арама керер диптер инде,
Ала иде үзе белән эшкә.
Ай урагын салып иңнәренә,
Итәген кыстырып билләренә,
Күлмәгенең бәби итәкләре
Җилфер-җилфер иде җилдә генә...
Кулы белән гел төзәтер иде
Яулык читендәге бөдрәләрен...
Саф-саф булып тезелеп ятар иде
Ул бәйләгән киндер көлтәләре.
Көлтәләрне тезәр иде аннан
Гаскәр-гаскәр итеп чүмәләгә...
«Гөлҗа-а-ма-а-ал» дип
җырлар сузар иде,
Елап алыр иде-күрмәгәндә...
Мин дә әнкәм кебек тезеп-тезеп
Сала идем киндер учмаларын...
Ашамый да йоклап китә идем,
Өйгә кайткач, көне буе арып.
Әнкәм һаман мактап торыр иде:
«Кулың,-диеп,-ятып тора эшкә...
Көлтә генә түгел, гомереңне
Яшә шулай тезеп бер тәртипкә».
...Гомер үтә торды. Язмыш миңа
Сынауларны бирде көлтә-көлтә...
Һәр учмасын йөрәгемә тезеп,
Яшәп ятам шулай бер тәртиптә...
19.05.2010
#ШәмсияҖиһангирова #Илаһият #шигырьләр#Казантатарстанкитапнәшрияте2011 #Балачактаәлеһаманистә127нчебит