Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әдәби марафон. 19 нче көн

#әдәбимарафон 
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды 

Тамырлар нык булса гына 

Ташны тишеп, күп кичегеп 
Яфрак ярды кыр чәчәге. 
Баш ияргә ник кимсенеп? 
Шулай булган күрәчәге! 

Җәй узмаган, төс уңмаган, 
Юк әллә ни кайгырасы, 
Ул соңлаган... башкалардан 
Шул гына тик аермасы. 

Җәйләр үткәч, көзләр җиткәч, 
Барча гөлләр орлыкланыр. 
Һәм бу гөл бушка үсмәс, 
Тамырлары ныгып калыр. 

Бар вагы да, бушлары да, 
Бер иш булмый барча орлык... 
Тамырлар нык булса гына, 
Көч табыла таш ярырлык. 

#РифкатЗакиров #Йөрәкуты #шигырьләр #Казантатарстанкитапнәшрияте1993#Тамырларныкбулсагына44нчебит