Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әдәби марафон. 18 нче көн

#әдәбимарафон 
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды 

Дәү әниемә 

«Өч улымның берсе кайтыр»,-диеп, 
Үз күңелең үзең юатып 
Күпме көттең, 
Күпме тәрәз сөрттең 
Яулык очын яшькә чылатып?! 

Өзелмәде һаман өметләрең, 
Нечкәрсә дә күңел кылларың. 
Күпме генә әмма син көтмәдең, 
Кайталмады барыбер улларың. 

Уй күбәеп, үзең кечерәеп, 
Утырганда чумып шуларга, 
Булмаса да миндә һичбер гаеп, 
Чал чәчеңнән кыймыйм сыйпарга... 

#РифкатЗакиров #Йөрәкуты #шигырьләр #Казантатарстанкитапнәшрияте1993#Дәүәниемә33нчебит