Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әдәби марафон. 7 нче көн

#әдәбимарафон 
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды 

Рәфис үзен бу фаҗигәнең төп гаепчесе итеп тойды. Шәмсүн белән бергә эшли башлауга ул үзара килешмәүчәнлек тууда да, араларына кереп оялаган салкынлыкны эретер өчен җитәрлек көч куймавында да үзен гаепләде. 
Әйе, Шәмсүн үтә үзсүзле, һавалы, бүтәннәрнең сүзенә колак салырга яратмый торган кеше иде. Холкындагы бу тискәре яклар хуҗа булып торуының соңгы елларында аеруча көчәеп, үзенә күрә бер авыруга әйләнгән иде. Тик Рәфис элеккеге дустының шушы чирен дәвалау өчен җитди тырышлык куйдымы соң? Юк бит, юк! Ул Актайга кайтмаса, Шәмсүн үзенең шул авыруы белән яши бирер иде әле. Һәрхәлдә, һәлакәте алай тиз булмас иде. Рәфис, бу авылга кайтып, аның фаҗигале үлемен якынайтты. Әйе, әйе, бу шулай. Һашимовның соңгы вакытта Актайга еш килеп йөрүенең сәбәбе дә, Рәфис китереп чыгарган катлаулы хәлләргә килеп тоташа бит. Телисеңме, теләмисеңме, бу азгын кеше белән Гөлфинурның якынаюына этәргеч ясаучы кеше дә ул-Рәфис булып чыга лабаса. 

#АзатВергазов #Кайту #Роман