Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әдәби марафон. 6 нче көн

#әдәбимарафон 
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды 

-Бар инде!- дип кабатлады Гөлфинур елый язып. 
Ул Шәмсүннең ерактан күрмәгәнен белә, шуңа күрә Һашимовны абайлап өлгермәс дип уйлады. Ләкин ялгышты. Камылларны актарып яткан тактадай яссы гәүдәне ул күреп алган иде инде. 
-Син кабахәт, хыянәтче! – дип хатынына кычкырды ул гыжлап,-чибәрлегең белән сату итәсең. Үтерәм мин сине, чәйнәп өзәм! Этләргә калмасын ул матурлыгың! 
Чынлап та, Шәмсүн Гөлфинурга ташланып, аның кайнарланган битен тешләре белән умыра-өзгәли башлады. 
Хатын авыртуга чыдамыйча чырылдап кычкырып җибәрде. Аның битеннән ургылып кан ага иде. Шәмсүн үз йөзенә, муеннарына кайнар нәрсә сиптерүен тоеп, аны үзеннән этеп җибәрде, бөтен җанын куырып алган ярсу дәһшәттән үз-үзен белештермичә урман куелыгына таба томырылды. Бер мизгелгә аңын оетып: “Бар да бетте!”-дигән котылгысыз һәм мәрхәмәтсез дулкын басып керде. 
...Икенче көнне иртә белән Пәрхи ярыннан аның үле гәүдәсен табып кайттылар. 

#АзатВергазов #Кайту #Роман