Тубинская сельская библиотека - филиал № 35

Әдәби марафон. 5 нче көн

#әдәбимарафон 
#татарстанязучыларберлеге 
#татнетныүстерүфонды 

...Уйлар бер бөтереп алса, аның чоңгылына күмелеп, тирә-юнеңне дә күрмәс буласың, кайдан атлап барганыңны да чамаламыйсың икән. Күр. Үз турыларына килеп тә җиткән икән Рәфис. Ул гомерендә беренче күргәндәге кебек текәлеп, әтисе моннан утыз еллар элек салган мәхабәт йортка карап торды. Аны гади балта остасы салганга ышанасы килми. Күр, ул сырлап эшләнгән фронтон челтәрен, күр тәрәзә йөзлегендәге хикмәтле нәкышләрне! Бу чәмчәләрдә халыкның утка, суга, табигатькә табынуы чагыла сыман. 
Капка баганасы дүрт кырлап эшләнеп, өслегенә елан рәсеме төшерелгән. Ике якка ачыла торган капкларда сырлап уелган кояш сурәте. Көлеп тора, җырлап тора бу йорт. 
Шундый ук бизәкләрнең бүтән өйләрдә дә кабатлануы-аларга да әтисенең кулы тигәнлеге хакында сөйли. Әйе, айлар-еллар буена пычкы белән бизәкләр кискән, агачтан хыялый челтәрен үргән оста иде аның этисе. Аннары ул үзенең һөнәрен улына тапшырды. 
Урамның шушы өлешенә килеп керсәң, үзеңне гаҗәеп әкият дөньясында итеп хис итәсең. Әйтерсең бу бизәкләр кайчандыр тере булганнар да, ниндидр тылсымлы көч әфсен өреп йоклаткан үзләрен. Ничәмә-ничә дистә еллар әти-бабаларыбызның гүзәл хатирәләрен саклап сихри тынлыкта черем итә алар. Ләкин бу йортлар инде искереп, тузып бара. Яңаларындагы бизәк-нәкышләр болар- аның күчермәсе генә. Аларга төгәллек, моң җитенкерәми. Иң аянычы, яңа салынып яткан совхоз корылмаларына күчмәгән бу халыкчан әкият дөньясы. Ул шушы чиктә өзелгән. Әйе, буыннан буынга килгән халык архитектурасы без яшәгән чорда өзелеп кала, яшәвен туктата. Коточкыч бит бу! Шушы гүзәллекне киләчәк буынга тапшырмаучылар, буыннар дәвамына балта чабучылар без булабыз ләбаса! 

#АзатВергазов #Кайту #Роман